Яз белән бергә төрле мәшәкатьләр дә килә. Кар астыннан чыккан чүп белән бергә ызан низагы да калкып чыгарга мөмкин. Ызан бүлешә алмау элек-электән килә. Өстәвенә законнарның гел үзгәреп торуы да кайбер аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара.
Ызаныма күршем кергән. Бүген һәркем әлеге мәсьәләгә килеп төртелергә мөмкин. Ике күрше арасында җир хәлләре тыныч кына хәл ителә алмый икән, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе (Росреестр) белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Идарәнең матбугат үзәге белдергәнчә, язгы чорда гаугалы хәлләр шактый очрый. Шуңа да һәр районда җир күзәтчелеге инспекторлары эшләвен кабат-кабат искәртәләр. Төрле сораулар туып, адреслары, эш телефоннары кирәк булса, rosreestr.tatarstan.ru рәсми адресы аша “Структура”-“Территориальные отделы” бүлекләренә керергә киңәш ителә. Казан шәһәре халкы Авангард урамы, 74 нче йорт, 4 нче подъездга килә, 8(843) 255-25-22 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.
Кайвакыт кешеләр закон бозуларын үзләре дә аңламый, чөнки янәшәдәге буш җирне кулланып торуны алар гадәти хәлгә саный. Моның өчен аларга беркем дә дәгъва белдермәскә мөмкин. Росреестр, төрле күңелсез хәлләргә калмас өчен, җир кишәрлегегезнең ызаннары кәгазьдәгесе белән чынлыкка туры киләме, юкмы икәнлеген ачыкларга киңәш итә. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрындагы (ЕГРН) мәгълүматларны ике юл белән белеп була: кадастр картасыннан карап (бушлай) яки ресстрның күчермәсен соратып (акча түләп).
Ә менә килеп тикшергәннән соң белгечләр җир кишәрлеге чикләре бозылуы турында ачыклый икән, бу вакытта 5 мең сумнан алып 100 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин. Билгеләнгән вакыт эчендә кимчелекләр бетерелмәсә, штраф күләме артачак. Битараф хуҗаларның документлары башкарма комитетка юлланачак. Нәтиҗәдә бу башбаштаклык бик кыйммәткә төшәчәк.
Ватаным Татарстан, 11 апреля 2018 г.
Последнее обновление: 25 июля 2018 г., 12:36